Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Метрәй мәдәният йортында «Шигырьле яз» конкурсының финалы узды

Метрәй авылы мәдәният йортында «Шигырьле яз» нәтиҗәләре Гала-концерт итеп оештырылды. Анда Мөслим, Азнакай, Сарман, Актаныш районнарыннан, Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Яз! Яз! Яз! Яз шигырьсез була аламы соң? Әлбәттә, юк! Чөнки яз күңелнең иң нечкә кылларына чиртүче, йөрәк түрендә яшеренеп ятучы саф хисләрне уятучы, яшәргә көч, эшләргә дәрт бирүче иң матур, иң гүзәл чор бит ул. Әллә яз тәэсире, әллә башка сәбәпләр белән, Метрәй авылында яшәүче Рүзәл Минһаҗевның башына #шигырьле_яз конкурсы уздыру уе килгән. Рүзәл ул үзе бик тә талантлы, көчле рухлы, ярдәмчел, киң күңелле кабатланмас шәхес. Ул дөньяга килгәндә, Ходайның бик тә юмарт чагы туры килгән ахры, нәрсәсе бар, бар нәрсәне дә кызганмыйча өйгән генә Рүзәлгә. Ә аның әти-әнисе исә, бу баланы игелекле һәм тәүфикълы итеп үстерә белгәннәр, акыллы һәм олы йөрәкле итеп тәрбияли белгәннәр. Рәхмәтнең иң зурысы, әлбәттә, аларга.
Соңгы вакытларда Рүзәлнең тирән эчтәлекле, бүгенге тормышны чагылдыручы шигырьләре Вконтакте соцчелтәрендә, инстаграм битләрендә еш күренә башлады. Шигырьләрне уку – чыннан да укучысын уйланырга мәҗбүр итә. Бүгенге көндә кешеләрнең күңелендә тамыр җәйгән тискәре эмоцияләр, начар гадәтләр аның шигырьләрендә чагыла. Шигырьне укыганнан соң, оялып куясың, дөньяга карашны үзгәртәсең. Чыннан да шулай бит, дигән уйлар килә. Рүзәлнең иҗатын районыбыз халкы гына да түгел, республикабыз халкы гына да түгел, хәтта чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә яратып укый икән. #шигырьле_яз конкурсына 50 гә якын видеоязма килгән. Алар арасында Рүзәлнең шигырьләрен укып яздырылган видеолар, шигырьләренә видеоклип төшерүчеләр дә шактый булган. Рүзәл әйтүенчә, урыннар билгеләргә дә шактый авыр булган, чөнки һәркем әлеге чарага иҗади якын килеп, үзенчә шигырьнең эчтәлеген яктыртырга тырышкан. Һәр катнашучының эше ай дәвамында инстаграм битендә эленеп барылды. Аларны карамыйча, тыңламыйча калу мөмкин түгел. Һәрбер язма зәвык белән эшләнгән. Ә шигырьләр, чыннан да башкаларны уйга калдыра, алга планнар корырга өметләндерә.
30нчы апрель көнне конкурска йомгак ясалды. Ул Метрәй мәдәният йортында Гала-концерт итеп оештырылган иде. Анда Мөслим, Азнакай, Сарман, Актаныш районнарыннан, Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Ә районыбыз җитәкчеләре Марина Ранасовна, Рушат Җәүдәтович, Метрәй авыл җирлеге башлыгы Илнар Яббаров, авыл мулласы Мияссәр бабай Рүзәлгә җылы теләкләрен җиткерделәр, тирән рәхмәтләрен әйттеләр. Чыннан да, бик күркәм чара булды. Алып баручы Рәзилә Хәбибуллина, аппаратураны көйләүче клуб мөдире үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар. Яшь талантлар да җитәрлек икән безнең районда, Илназ Морзаханов белән, Ильвир Габдрахмановлар Рүзәлнең шигырьләренә язган җырларын тәкъдим иттеләр. Ә ахырдан бүләкләү тантанасы булды, Рүзәл һәр катнашучыга бик кыйммәтле бүләкләрен тапшырды. Бүләкләре дә гади түгел, ә үз куллары белән ясалган почта тартмалары, урналар, мангал, эскәмияләр булды.
Мин бу гап-гади киң күңелле, батыр йөрәкле авыл малае Рүзәл Минһаҗевка иҗат уңышлары телим. Туар таңнары якты, киләчәге бәхетле һәм бәрәкәтле булсын.
Вәрәшбаш, Миләүшә Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев