Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Менә дигән ял!

«Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы традицион республика профильле сменасында катнаштык.

2024 елның 19-21 апрелендә Казан шәһәренең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы традицион республика профильле сменасы узды.

Смена үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше, әхлак, җәмгыятьтә әхлакый тотрыклы позиция формалаштыру, шулай ук республикада әлеге проектны системалы һәм эзлекле үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан уздырылды.

Әлеге сменада без, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары бик теләп катнаштык. Дустым Илсаф һәм мине машина тиз арада Казанга якын урнашкан «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасына илтеп җиткерде. Анда безне әлеге сменаны оештыручы абый-апалар сәламләде. Шул моменттан безнең бер генә буш вакытыбыз да булмады. Ашап алганнан соң, кинологлар һәм өйрәтелгән этләр белән очрашу булды. Әйтергә кирәк, мин үземне кызыксындырган бик күп кенә сорауларга җавап алдым. Этләрнең акыллы, тугры хайван икәненә тагы бер кат ышандым.

Аннан безне төрле уен, квест, бәйгеләрдә катнаштырдылар. Флэшмоб та биеп алдык, ә кичләрен "дискәтүк"тә күңел ачтык. Бик күп егет-кызлар белән таныштык. Кыскасы, смена бик күңелле, вакыт сизелми дә үтте. Мондый чаралар безгә, ягъни үсеп килүче яшь буынга аеруча кирәк. Яшьләр дөрес юл сайлап, сәламәт тормыш алып барып, киләчәктә илебез өчен лаеклы гражданнары булсыннар иде. 

Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтов Данис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев