Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Менә без дә күрдек инде

Быелгы кыш безнең дәү әниләрнең балачакларындагы кышка охшаган булып чыкты.

Кышны рәхәт бер хисләр белән көтеп алам. Аның ишеп-ишеп яуган кары астында йөрергә яратам. Бураннары да үзенчә матур. Дәү әниләрнең: «Кайда икән ул элекке кышлар?» дигән сүзләрен ишеткән бар инде. Кичә котырган буран менә шуңа охшаган булды. Бер нәрсә куренми, бөтен җир ап-ак! Күрше өйләре дә күренми. Кырдан себереп китергән карны безнең урамны тутырып куйды. Төне буе җил сызгыра, улый, нәрсәнедер дөбер-шатыр китерә. Кыш үзенең усаллыгын күрсәткән сыман, нәрсәгәдер канәгать түгел төсле тоелды.

Быелгы кыш безнең дәү әниләрнең балачакларындагы кышка охшаган булып чыкты. Кар көртләре сыртлап өеп куйды, күршегә керергә дә юл юк. Күршеләрнең хәлен белү өчен карга батып, кар ерып, көрт эченнән чыга алмыйча яту балачакны искә төшерә, ди дәү әнием.
Менә бу кыш ичмасам!

Дилбәр Фәрзикәева, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев