Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Менә алар - яшь юл инспекторлары!

Иске Рәҗәп авылында да ЮИД отряды 2019 елдан бирле эшли. 1-6 нчы сыйныф укучылары отряд әгъзалары булып торалар.

Елдан-ел куркынычсыз хәрәкәтне пропагандалау актуальләшә бара. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүдә мәктәпләр мөһим роль уйный. Шул мәктәпләр арасында, бу эш төре буенча, безнең мәктәп ачык мисал булып тора. Безнең Иске Рәҗәп авылында да ЮИД отряды 2019 елдан бирле эшли. 1-6 нчы сыйныф укучылары отряд әгъзалары булып торалар. Бу уку елының сентябрь аенда  «Светофор» отряды үзенең эшен дәвам итте. Беренче эш итеп, алар «йорт-мәктәп-йорт» маршруты битләрен ясадылар. Куркынычсыз хәрәкәт атнасы вакытында, башлангыч сыйныф укучылары өчен,  «Без юл хәрәкәте өчен» викторинасын үткәрделәр. Балалар 
бакчасында агитбригада «Юл билгеләре иленә сәяхәте» конкурсын оештырды

Шулай ук, «Светофор» отряды Россия буенча үткәрелә торган акцияләрдә һәм челленджларда актив катнаша: «Возьми ребенка за руку», «Везу ребенка правильно»  һәм «Почта ЮИД». Ә октябрь аенда безнең  яшь юл инспекторлары, ата-аналар һәм балалар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча республикакүләм видеороликлар конкурсында катнаштылар. Быел да алар, “САКЛА” платформасында үткәрелгән куркынычсызлык олимпиадасында актив катнаштылар. Яшь юл инспекторлары күптән түгел генә, юл йөрү кагыйдәләре буенча проект ясадылар. Алар проектта үзләре язган әкиятне тәкъдим иттеләр. Яшь юл инспекторларының фикере буенча, бу эшләгән эшләр аларга гел җиңел бирелә, чөнки алар үз эшен яратып эшлиләр.
Бу язмамны тәмамлап, мин шуны әйтәсем килә: мондый оешмалар мәктәпләргә бик кирәкле дип уйлыйм, чөнки юл кагыйдәләрен кечкенәдән үк белсәк, безнең киләчәк тормышыбыз күпкә имин һәм тыныч булачак. Юл кагыйдәләрен өйрәнегез һәм үтәгез!
Алинә Минхатыпова, Спас районы Иске Рәҗәп авылы, 10нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев