Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Медальләр, кубоклар алу – иң күңеллесе

Исәнмесез, «Көмеш кыңгырау»ның дуслары. Мин, Шәйхетдинов Сәид.

Исәнмесез, «Көмеш кыңгырау»ның дуслары. Мин, Шәйхетдинов Сәид, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 б классын тәмамладым.

Менә көтеп алган җәй дә узып бара. Җәй миңа сабан туе бәйрәмнәре белән истәлекле. Быел ничә сабан туенда көрәштә катнашып, призлы урыннар һәм премияләр алдым.

Мин 7 яшьтән көрәшә башладым. Көрәш белән әтием кызыксындырды. Ул мине көрәш серләренә өйрәтте.

Укырга кергәч, Балалар иҗат үзәгенә көрәш түгәрәгенә йөрдем. Безнең тренер – Садри Әнис абый. Аның укучылары Россия чемпионнары. Безне дә көрәш серләренә өйрәтә. Һәр ярыштан мин призлы урыннар алып кайтам.

Бүгенге көндә минем кумирым – Шәмсиев Илназ абый, чөнки ул – көрәш буенча спорт мастеры.

Минем өчен ярышта җиңүгә ирешеп, һәр елны Нур Баян премияләре, медальләр, кубоклар алу – иң күңеллесе.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев