Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мавыктыргыч биш көн

«Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясендә 4нче тапкыр катнаштым.

Менә «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясе үзенең унынчы юбилей елын тәмамлады. Бу елны мин анда 4нче тапкыр катнаштым. 16-20 ноябрь көннәрендә Казан читендә урнашкан «Адымнар» лагерендә белем алдым. Кыска вакыт эчендә Россияның төрле төбәкләреннән килгән яңа кешеләр белән таныштым. Ә иң мөһиме: безнең әсәрләребезне күренекле татар әдипләре жюри буларак анализладылар һәм киңәшләр бирделәр. Тәҗрибәле язучылар белән капма-каршы сөйләштек. Татар прозасының һәм шигъриятенең жюри әгъзалары: Рөстәм Галиуллин, Лилия Сәгыйдуллина, Галимҗан Гыйлманов һәм Рифат Сәлах булды.

Иң башта Казанның атаклы урыннарында экскурсия булды.

Жуань Мэй исемле Кытай язучысы безгә үзенең «Девочка идёт вперёд» дигән китабы белән таныштырды, гаиләдә әти роле турында сөйләде. Актриса Ксения Алфёрова шагыйрь Роберт Рождественскийның иҗаты һәм гомер юлы турында җылы кичә уздырды. Татар орнаменты, комикс ясау, шопперны буяу һәм песиләр белән этләргә тасмадан уенчыклар ясау буенча мастер-класслар уздырылды.

Татар блогеры Илнар Идрисов үзенең иҗаты белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин журнал хакында сөйләде.

Лагерьдагы биш көнем кызыклы һәм мавыктыргыч хатирәләргә бай булып, сизелмичә үтеп тә китте.

Айзат Гайнетдинов, Чаллы, 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев