Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Матурлык бәйгеләре»ндә очрашырбыз әле

Быел миңа әни онытылмаслык сюрприз ясады

Җәй айлары каникулар белән генә түгел, туган көнем – җәй аена туры килүе белән дә кадерле.

Туган көн бүләксез булмый бит инде. Ә быел миңа әни онытылмаслык сюрприз ясады – мин бик теләп театр мәктәбендә укыйм. Бу хакта әнигә күп тапкырлар әйткәнем бар иде.

...ДШТИда театрдан тыш «Арт-Каприз» мода театры эшләп килә. Вакыт булган саен мин аларның дәрес барышын  карап торам.  Шулар кебек хәрәкәтләр ясарга тырышам. Алар кебек “йөзеп” кенә йөрисем килә... Модельләр, мода белән кызыксынуым хакында әнигә дә сөйлим.

Шәһәрдә "Ключ" яшьләр театры бар икәнен бәлә идегезме? Миңа яңалык булды бу. Җәйге каникуллар вакытында алар модельләр курсы оештырганнар. Туган көнемә әни миңа шул модельләр курсына юллама бүләк итте. Юлламаны  кулыма алгач минем ничек сөенгәнемне белсәгез иде. Бу хакта мин күп хыялландым. Ә хыяллар тормышка аша икән ул!  

Безне ничек матур итеп атлап йөрергә, дөрес кием сайларга, оста итеп фотога төшәргә, бизәнергә өйрәттеләр. Бу проект июльдә старт алды. Модель мәктәбе директоры – Спирина Людмила Сергеевна мәктәп турында, моделинг турында һәм анда үсү мөмкинлекләре турында бик күп сөйләде.

«Ключ» театрының сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры Дивногорск Софья Юрьевна белән актерлык осталыгы дәресе бик ошады. Людмила Сергеевна белән дефиле дәресләре иң рәхәте булды. Шундый кирәк иде бу курслар миңа. Мондагы укытучыларга  рәхмәтем зур. Алар чын остазлар. Яңа дуслар да таптым (бу хакта бераз соңрак сөйлим).

Модель булу, подиумда йөрү миннән килеп чыгамы-юкмы анысы билгесез, ә менә бу юнәлеш турында белеп тору , яңалыкка омтылу, тәҗрибә туплау шундый яхшы.

Әйтми торам икән, курслар ахрында фотосессия булды. Барыбыз да ул көнне “Фотодөньяга” кереп чумдык, төрле образлар тудырдык. Мин үземне дөньякүләм танылган фотомодель итеп хис иттем. 

Күз алдына китерегез әле:

  • каршыда фотограф,
  • ике яктан вентилятордан җил өреп тора, безнең белән визажистлар, режиссерлар, ут куючылар эшли. 

Шундый рәхәт булды. Курсташлар белән бик дуслаштык, телефон номерлары белән алыштык. Кем белә, бәлки кайчандыр без бер сәхнәдә «Матурлык бәйгеләре»ндә кабат  очрашырбыз.

Яңа дустым турында соңрак сөйлим дигән идем бит. Менә хәзер вакыт җитте.

Ул дустым ИНЗИЛӘ исемле.

Исеме матур, үзе тәртипле, заманча, акыллы, романтик кыз ул Инзилә. Шәһәрнең 42нче мәктәбендә белем ала. Рәхәтләнеп татар телендә сөйләшә. Миңа аның белән аралашу ошый. Киләчәктә дә дуслыгыбыз дәвам итсен иде, дип телим.

Әгәр мөмкинлегем булса, вакытым җитсә, мин алга таба да модель мәктәбендә укыр идем. Тагын өстәп, вокал дәресләре алып тавышымны куяр идем.

Таңсылу Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев