Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Матур әдәбият уку - хезмәтме, ялмы?

Бүгенге фән-техника зур үсеш алган заманда матур әдәбиятның урыны кайда?

Меңьеллык әдәбият тарихында матур әдәбият халыкка хезмәт итте. Ул - 
тарихның чагылышы, ул - рухи чыганак нигезе.
Бүгенге фән-техника үскән заманда матур әдәбият урыны кайда? Китап - укучы 
өчен уку хезмәтеме, әллә ялмы? Күп кенә яшьтәшләрем арасында бу фикер бәхәс 
тудыра. Кемдер - хезмәт, ди, ә кемгәдер ял була. "Китап уку - хезмәт,"- диючеләр 
китапны белем алу, мәгълүмат эзләү объекты итеп карыйлар, кемгәдер көч аша, 
мәҗбүри хезмәт тә булырга мөмкин.
Ял фикерен яклаучылар өчен, китап - ләззәт чыганагы. Тукай әйтмешли, күңел 
сафлыгы, илһам чишмәсе.
Шәхсән минем өчен, китап уку ул - ял, чөнки бу вакытта мин тынычланып калам, 
уйлар дөньясына батам, әсәр геройлары белән яши башлыйм. 
Мин үземне укырга мәҗбүр итмим, рухи яктан күңел кушканда гына китап ачам. 
Әлбәттә, сүз интеллектуаль бестселлерлар  һәм җитди әдәбият турында барса,баш 
мие эшләргә, фикерләргә тиеш. Әмма күп очракта без әсәр проблемасына тирәнтен 
бирелмичә, сюжет сызыгы аша гына күңел юлыннан үткәрәбез.
Китап укуга этәргечне мин "Әдәби марафон"нан да алам. 21 көн буе китап укып, 
социаль  челтәрләрдә иң кызыклы эпизодны урнаштырып бару да бер ләззәт 
тудыра.
Бу проект диами китап укуга һәм бертөрле азартка китерә. Әдәбият фәнен 
яратуым, бу фәннән республика олимпиадаларында  катнашуым "Әдәби марафонга 
катнашуга этәрә, бу проектта үземне очраклы кеше дип тапмыйм.
Ә шулай да матур әдәбият уку- хезмәтме, ялмы? Минемчә, төгәл җавап табу 
кыен. Кеше уникаль шәхес, зур уңышлар уку хезмәте аша килә, шуңа күрә төрлечә 
уйлыйсың: ял да, хезмәт тә.
Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев