Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәскәүдән бүләк белән кайттык!

19 - 20нче октябрь көннәрендә мин Мәскәүгә «Туган телем, йөрәкләрдә яңгыра!» дип аталган Бөтенрәсәй гаилә иҗади конкурсының бүләкләү тантанасына бардым.

19 - 20нче октябрь көннәрендә мин Мәскәүгә «Туган телем, йөрәкләрдә яңгыра!» дип аталган Бөтенрәсәй гаилә иҗади конкурсының бүләкләү тантанасына бардым.

Барлыгы конкурста 83 регионнан 1026 гаилә катнашты. Шулар арасыннан 40 эш иң яхшылары дип билгеләнде. Безнең гаиләбез белән әзерләгән видеоязмабыз шул 40 эш арасында иде.

Гаиләм «Гаиләм тарихында гасырлар кайтавазы» дигән темага видеоязма әзерләде. Анда әтием, әнием, ике энем, ике әбием һәм ике бабам катнашты. Видеоязмада мин алар белән безнең нәсел турында әңгәмә кордым, әби-бабаларым турында мәгълүмат бирдем. Видеоязманы ана телебез булган татар телендә яздырдык, шулай ук урысча субтитрлар урнаштырдык. 

Мәскәүдәге бүләкләү тантанасына без үзебезнең милли киемнәребезне киеп, татар булуыбыз белән горурланып бардык. Үзебезгә карата бик күп җылы сүзләр ишеттек. Хәтта башка регионнардан килүчеләр безнең белән фотога төшәргә сорап килделәр. Җиңүчеләр арасында Татарстаннан өч гаилә бар иде. Шулай ук Киров өлкәсе, Кузбасстан, Ростов өлкәсеннән, Пермь, Ханты-Мансийсктан, Новосибирсктан гаиләләр килгән иде. Безгә җиңүче дипломын, стелла һәм истәлекле бүләкләр бирделәр. 

Мәскәүгә барган форсаттан файдаланып, без Кызыл мәйдан, Гум, Москва-Сити, Арбат кебек урыннарда да булырга җитештек.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтергә телим: әлеге мөмкинлекне булдырган Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатыма, директорыбыз Фирдүсә Фәнәвисовнага, тәрбия буенча директор урынбасары Рәмзия Рәхмәтовнага һәм, әлбәттә, безнең белән Мәскәүгә барган укытучым Хәсәнова Гүзәл Камилевнага, оештыручыларга зур рәхмәт! Үземнең туган телемдә яздырылган видеоязмам Мәскәүдә Бөтенрәсәй конкурсында җиңү яулады бит! Димәк, алга таба да туган телем белән горурланып, шундый зур бәйгеләрдә катнашырга кирәк дигән уй белән кайттым мин Рәсәй башкаласыннан.

Зөфәр Мөхәмәтдинов, 84нче лицей-интернатның 6 нчы А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев