Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Мәңге яши Тукай»

25нче апрельдә Түбән Кама шәһәренең 2 нче шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре 38нче лицей укучылары белән «Мәңге яши Тукай» дип исемләнгән чара үткәрде.

Яз җиткәч, халкыбыз бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтә.  Еллар узган саен без аның иҗатына күбрәк тартылабыз, укучыларыбыз аның әсәрләрен укый, әкиятләрен сәхнәләштерәләр.

25нче апрельдә Түбән Кама шәһәренең 2 нче шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре 38нче лицей укучылары белән «Мәңге яши Тукай» дип исемләнгән чара үткәрде. Чара «Тукай иленә сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырудан башланып китте, анда Тукай иҗатына багышланган китаплар күрсәтелде. Чараның беренче өлешендә китапханә хезмәткәрләре Тукайның иҗаты, тормыш юлы, белән таныштырдылар. Чараның икенче өлешендә укучылар сәнгатьле итеп Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, башваткыч чишеп, викторина сорауларына  актив җавап бирделәр.

Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә гасырларга җитәрлек бай мирас калдырган. Яшь буын шушы мирасны киләчәктә дә югалтмыйча сакласын, бөек шәхесләребезне онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев