Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мамадышта КВН уенының финал өлеше үтте

1 апрель көнне Мамадышка яшьләр үзәгенә бардым. Анда КВН уенының финал өлеше булды.

1 нче турында безнең мәктәп командасы чыгыш ясаган иде, ләкин без төшеп калдык, финалга үтмәдек. Финалга җиде команда үтте. Алар: Шәдче, Урта Кирмән, Усали, Олыяз, Кызылтау һәм Мамадышның 2 нче номерлы мәктәбе. Укучылар чыгышларын тыңлаганнан соң, текстларын  кайбер команда үзләре язган, кайберләренә укытучылар булышкан кебек тоела. Ә кайберләре текстны интернеттан алган кебек сизелде. Чыгышлар бик кызык, икенчеләре бик эчтәлекле, өченчеләре кызык та, эчтәлекле дә. Өч төрле конкурс булды: таныштыру, разминка, музыкаль чыгыш. Командалар җырлады, биеде, ә кайберләре җырчыларның плюсовкасын куеп, авыз ачып торды.  Миңа  бөтен командалар чыгышы да ошады, ләкин аеруча Усали, Олыяз, Шәдче командаларының кайбер номерлары бик кызык һәм тормышчан эшләнгән. Алар чыгышында нәкъ укучыларның көндәлек тормышыннан алынган кызыклы хәлләр бар иде.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы Кече Кирмән мәктәбе, 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев