Мәктәбебездә «Татар кызы — 2024» җиңүчесе билгеле
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә «Татар кызы — 2024» җиңүчесе билгеле

«Татар кызы» — халыкара матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесе.

12 ноябрь көнне безнең мәктәптә «Татар кызы» бәйгесе үткәрелде. Биредә башлангыч сыйныф укучылары арасынды 8 кыз көч сынашты: Фаррахова Мәликә, Гыйбадуллина Лилия, Нуруллина Ясмин, Нәҗметдинова Әминә, Хөсәенова Зәмирә, Хаҗиева Ралина, Мөхәммәтдинова Алия, Гараева Раяна.

Кызлар барысы да татар телендә матур һәм чиста сөйләшә, җыр-биюгә, нәфис сүзгә дә осталыкларын күрсәттеләр. Әлбәттә, бәйгедә җиңүче берәү генә була! «Татар кызы — 2024» җиңүчесе булып, хөкемдарлар Фаррахова Мәликәне сайлады. Ә калган кызларга номинацияләрдә җиңүче дипломнары һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Мәликә үзенең көчен шәһәр бәйгесендә сынаячак, аңа уңышлар телибез.

Закирова Әдилә, Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәпнең 10 В сыйныфы укучысы, 
«Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы.

Автор фотосы.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев