Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәпне сагындым

Кызганыч, 9 ел буена бергә укыган иптәшләрем генә башка махсус уку йортларына китеп бардылар.

Ни арада үтеп китте җәй! Әле кичә генә соңгы кыңгырау бәйрәме булып, 9 нчы сыйныфны тәмалап, сыйныфташларыбыз белән саубуллашкан кебек иде бит.

Төрле-төрле вакыйгалар белән тулы булды бу җәй. Башында имтиханнар биреп, билгеләребез өчен кайгырып йөрдек. Барыбыз да яхшы билгеләр алгач, аттестат тапшырдылар. Шул арада Сабан туйлары әле бер җирдә, әле икенче җирдә үткәрелә башлады. Аларда без кызык-кызык уеннар һәм биюләр күрдек, үзебез дә шул уеннарда катнаштык, моңлы җырлар тыңладык, көрәш карадык.

Жәй буе өй янындагы бакчада да эшләдем, кичләрен китаплар укыдым, рәсем ясадым. Бу елны гаиләбез белән дә бик күп вакыт бергә үткәрдек.

Жәй бик күңелле үтсә дә, мин мәктәпне сагындым. Кызганыч, 9 ел буена бергә укыган иптәшләрем генә башка махсус уку йортларына китеп бардылар. Әле ярый, миңа иптәшкә күрше Күки авылыннан бер кыз — Айсылу төште. Мин моңа бик сөендем.

Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы — Вәлиәхмәтова Дилбәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев