Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәп бакчасы

Әнә, мәктәп бакчасы. Керү белән үк син үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең.

Мәктәп бакчасы. Мәктәпнең биек зәңгәр капкасыннан кергәч, матур чыршылар аллеясын күрәсең. Саф чиста һаваны сулап, син алга атлыйсың. Озын чыршыларның башлары, әйтерсең лә, зәңгәр күкккә тиеп тора.

Әле берничә ел элек бу агачлар яңа гына утыртылган, кечкенә, нәни булган. Ә хәзер инде чыршылар үсеп, батыр һәм кыю, үз туган җирләре өчен җаннарын бирергә әзер булган яшь солдатлар шикелле тезелеп, безнең мәктәпне саклап торалар. Көн саен алар үз укучыларын каршылыйлар.

Чыршылар белән саубуллашып, алга юнәләсең. Күзең нечкә, чибәр агачларга төшә. Бу артыш агачлары – чыршыларның дуслары. Аларның җимешләре дә бар әле. Файдалы да, тәмле дә үзләре. Әле моның белән генә артыш агачының файдасы бетми. Элек-электән үк безнең әби-бабаларыбыз бу агачны өйне усал җеннәрдән саклый дип ышанганнар.

Әнә, мәктәп бакчасы. Керү белән үк син үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең. Кая гына карама, алгамы, арткамы-бөтен җир матур гөлләр-гөнҗәләргә күмелгән. Әйтерсең лә, син төрле төсле диңгездә йөзәсең. Ә чәчкәләрнең хуш исләре бөтен мәктәпкә, авыл буенча тралган.

Авыл буйлап йөргәндә бу тәмле исләр сорамыйча күңелгә үтеп керә, борынны кытыклый. Йөрәк сиздермичә мәктәпкә тарта башлый.

Әнә алмагачлар тезелгән, Яшь кызлар шикелле алар әйлән-бәйлән уйныйлар. Ел саен алмагачлар нәниләрне үзләренең тәмле, шифалы алмалары белән сыйлыйлар. Ерак түгел кечкенә күпер урнашкан. Шул күпергә менеп карасаң, бакчаның бөтен матурлыгын күреп була. Син үзеңне өскә күккә күтәрелгән кебек хис итәсең.

Җылы, әкрен җил исеп тора, ә тирә-юньдә исерткеч исле, тылсымлы юрганга ябынган болыннар. Шул вакытта йөрәк шатлыктан, матурлыктан шартларга җитә. Бакча гөлләреннән кала мәктәпкә керер алдыннан, таш астында матур, гади генә бер чәчәк үсеп утыра. Ул каян анда барлыкка килгән соң? Беркем дә белми... Иң эшчән һәм иң тырыш үсемлек нәрсә дип сорасалар, уйга гел шул чәчәк килеп баса. Ул таш астыннан чыгып, тырыша-тырыша, көчен жәлләмичә кояшка таба тартыла.

Бер сүз белән әйткәндә...Юк, алай булмай. Безнең бакчабызның матурлыгын әйтеп, сүрәтләп бетереп булмый. Бу гүзәллек бакчага кергән һәрбер кешенең йөрәгендә кала. Яңадан ул матурлыкларны берничек тә онытып булмый, алар гомер буе яңадан күңелне җылытып торачагына мин ышанам, чөнки бу гүзәллек хезмәт нәтиҗәсендә туган.

Әлфинә Шаймарданова, Кадыбаш урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев