Мәктәбемнең иң якты йолдызы
Дөбъяз мәктәбенең XI сыйныф укучысы Хисмәтуллина Залинә Рамил кызы - мәктәпнең якты йолдызы.
Дөбъяз урта мәктәбе — 100 еллык тарихы булган белем йорты. Даны еракларга киткән шушы мәктәптә урта белем алуым, биредә 30 елдан артык укытучы булып эшләвем белән мин чиксез бәхетле!
Бер гасырдан артык вакыт эчендә биредә күпме бала белем алган, олы тормышка аяк баскан. Әтием дә, аның 9 баласы да шушында укыган, тәрбияләнгән. Үземнең 2 улым да шушы мәктәптә укыдылар. Хәзер оныгым Әмир дә әлеге белем йортында 8нче сыйныфта белем ала. Дөбъяз мәктәбенә, андагы педагогларга һәркайсыбыз чиксез рәхмәтле.
Шушы рәхмәт хисләре йөрәкләрдән шигъри юллар булып ак кәгазь битләренә күчкән дә:
«Онытмамын сине беркайчан да,
Изге йортым минем — мәктәбем!
Биргән белемең һәм тәрбиячең өчен
Сиңа мең — мең рәхмәт әйтәмен».
(Ришат Галимов шигыре «Мәктәбем»)
Мәктәбебезне тәмамлаган укучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Югары дәрәҗәләргә ирешкәннәрен санап китәр өчен генә дә бик күп вакыт кирәк булыр иде!
Алар — безнең горурлыгыбыз! Мәктәбебезнең якты йолдызлары!
Әлеге йолдызлыкка тагын бер укучының исемен өстәп куяр идем мин.
Ул - XI сыйныфта укучы Хисмәтуллина Залинә Рамил кызы. Әтисе дә безнең мәктәптә укыды. Хәзер ВРЭС Дөбъяз участогында мастер булып эшли. Әнисе Лилия (Алат кызы) - авыл китапханәчесе.
Зәлинә 1нче сыйныфтан алып хәзергәчә барлык фәннәрдән уку алдынгысы.
Сыйныфта, мәктәп тормышында иң актив кыз. Фәннәр буенча үткәрелгән бәйгеләрдә районда, республикада, Россиядә бик күп җиңүләр яулаган укучы. Аның ирешкән уңышларына күз салыйк әле.
- 1- 6нчы сыйныфларда «Пластилиновая фантазия» түгәрәгенә йөргән, 2019 елда «Кәҗә белән Сарык» мультфильмы белән Мәскәүдә үткәрелгән «Десятая муза» бәйгесендә (игезәк сыңары Айдинә белән бергә) катнашкан;
- 2017 елдан алып төрле предмет олимпиадаларында җиңүләр яулаган;
- 2018 елдан Бөтенроссия «Юнармия» хәрәкәтендә, шулай ук Дөбъяз мәктәбенең «Будущий воин» хәрби-патриотик клубында әгъза булып тора;
- 2020 елда музыка мәктәбенең фортепиано буенча 5 еллык белем алуын тәмамлый, бию һәм тау чаңгылары спорт төре белән шөгыльләнә;
- 2022 елдан «Форпост» республика яшьләр оешмасының Казан бүлеге әгъзасы булып тора, шул оешмадан «Краски жизни» фестиваленә җибәрелгән;
- «Юнармейская доблесть» медальләренең 2нче һәм 3нче дәрәҗәләре белән бүләкләнгән;
- ГТОның 4нче дәрәҗә алтын значогына ия;
- 2023 елдан Бөтенроссия «Движение первых» хәрәкәтенең Биектау районы буенча беренчел бүлекчәсе әгъзасы;
- 2023 елның июнь аенда «Яшь парашютист» лагерендә вожатый булган;
- 2021 һәм 2023 елларда 2 тапкыр парашютта сикергән.
Шушы көннәрдә генә аңа ВВПОД «ЮНАРМИЯ»ның III дәрәҗәдәге «ЮНАРМИЯ батырлыгы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Җиңүләр өчен бирелгән рәхмәт хатлары, дипломнарның, значокларның саны гына да 100дән артык.
Зәлинә үзенең уңышлары өчен "Тормыш иминлеге һәм куркынычсызлыгы» фәне укытучысы Җиһаншин Радик Равил улына чиксез рәхмәтле.
Ул игезәге Айдинә белән әти-әнисенә ике энеләрен - Аяз белән Искәндәрне үстерүдә дә зур ярдәмчеләр. Кызлар ирекмәннәр дә (волонтерлар) әле. Узган җәйнең август аенда башкалабызда хуҗасыз җан ияләренә (этләргә) ярдәм итәләр — ашаталар, эчертәләр.
Табигатьнең гүзәллегенә гашыйк кыз бала туган авылының матурлыгын фотога төшереп бара. Әнисе белән бергәләп «Дөбъязым» җырына (Р.Галимов сүзләре, Р. Гатауллин көе) клип та ясаганнар.
Менә шундый зирәк, өлгер, тырыш, изге күңелле, батыр йорәкле кыз ул безнең Зәлинәбез. Әйе, ул, чыннан да, мәктәбебезнең иң якты йолдызы.
Рәхмәт сиңа, Зэлинә. Киләчәктә дә зур уңышлар сиңа! Барыр юлың якты, аяз булсын!
Галимова Гөлсинә Хисмәт кызы, пенсиядәге укытучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев