Мәктәбем!
Туган тел, хезмәт, җыр, әйләнә-тирәне өйрәнү дәресләрен татар телендә укыйбыз, инглиз телен тирәнтен үзләштерәбез.
Мин «Адымнар» да укыйм. Аның заманча икәнлеге тышыннан ук күренеп тора. Аның бинасы бик матур һәм сыйныфлары заманча җиһазландырылган. Укуы да бик кызык монда. Туган тел, хезмәт, җыр, әйләнә-тирәне өйрәнү дәресләрен татар телендә укыйбыз, инглиз телен тирәнтен үзләштерәбез. Рәхәтләнеп бассейнда йөзәбез, төрле түгәрәкләргә йөрибез. Мин бу мәктәптә укуым белән горурланам!
Кәрим Сакаев, «Адымнар-Алабуга» мәктәбе, 3Д сыйныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев