Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә «Җылыбызны бүләк итик!» акциясе бара

Бөтен ил буйлап хәрбиләргә төрле яклап ярдәм итү оештырылган. Без үз чиратыбызда, «Җылыбызны бүләк итик!» акциясе игълан иттек!

"Җылыбызны бүләк итик!" акциясе безнең мәктәбебездә гөрләп бара. Өлкән сыйныф укучылары картон кисә, башлангыч сыйныф укучылары рухландыру өндәмәсе язылган открыткалар ясый. 

Укытучылар һәм әти-әниләр ярдәме белән парафинлы да булдык, нәтиҗә буларак, 200 блиндаж шәме белән горурлана алабыз! Безнең шәмнәрнең җылысы һәр хәрби егеткә җитәр дип уйлыйбыз!

Бөтен ил буйлап хәрбиләргә төрле яклап ярдәм итү оештырылган. Без үз чиратыбызда, "Җылыбызны бүләк итик!" акциясе игълан иттек!

Укучылар һәм укытучылар бердәмләшеп, СВО зонасындагы хәрбиләр өчен блиндаж шәмнәре ясау эшенә керешергә дип әйттеләр. Мондый шәмнәр газ балоннарыннан аермалы буларак 4-8 сәгатькә җитә.

Шунысы сөенечле, әти-әниләр ярдәме белән 200 гә якын консерв банкасы җыелган иде. Бүгенге көндә, укучылар ярдәме белән, әлеге консерв банкаларын шәм ясау өчен кирәкле халәткә китерү белән «Җылыбызны бүләк итик!» хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган акциябезнең беренче өлеше тәмам.

Блиндаж шәмнәре, киптерелгән икмәкләр Кукмара шәһәрендә урнашкан "Боевое братство" оешмасына җибәрелде. Шулай итеп без укытучылар, әти-әниләр һәм, әлбәттә, укучыларның зу-ур ярдәме белән мондый саваплы эшләр эшләдек. Без үзебезнең мондый зур эш кылганыбыз белән горурланабыз һәм солдатларыбызның туган якларына әйләнеп исән-сау кайтуларын телибез!!!

Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев