Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә уңыш бәйрәме үтте

«Минем әбием белән бабам уңыш бәйрәменә шундый зур кабак алып килделәр» дип яза Алабугадан Камилә Кәлимуллина.

Безнең мәктәптә уңыш бәйрәме булды. Өстәлләргә бакча җимешләрен тезеп куйганнар. Помидорларның кызылы да, сарысы да, алы да бар. Ә алмалар! Ниндиләре генә юк!
Минем әбием белән бабам шундый зур кабак алып килделәр. Җәй көне мин дә бакчада аларга ярдәм иттем, яшелчәләргә су сиптем.
Безнең сыйныф укучылары уңыш бәйрәмендә бик актив катнаштылар. Көз, көзге уңыш турында матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Безнең төркем күрсәткән “Шалкан” әкиятен барысы да җылы кабул иттеләр. Әбиемнең алма пирогы белән соңыннан чәй эчтек. Безгә бик күңелле булды.
Кәлимуллина Камилә, “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексының 3нче Д сыйныфы укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев