Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә - ТНВ кунаклары

Авылыбызга күренекле шагыйрә Әлфия апа Ситдыйкова иҗаты буенча телевизион тапшыру төшерү өчен ТНВ каналыннан кунаклар кайтты.

Әдәбият көннәре уңаеннан безнең мәктәпкә мәртәбәле кунаклар кайтты. Авылдашыбыз, күренекле шагыйрә Әлфия апа Ситдыйкова иҗаты буенча телевизион тапшыру төшерү өчен ТНВ каналыннан иде алар. Кунаклар кайтасын бераз алданрак белү файдага булды, әлбәттә. Тарих укытучыбыз Лилия апа тарафыннан мәктәбебез музеендагы стендлар бик матур итеп яңартылды.

Экспонатларны яңартуда, урнаштыруда укытучыбыз Әнисә апа бик тә булышты. Китапханә бик матур үзгәрешләр кичерде, Нәзлия апа аны зур осталык белән яңартты. Без укучылар исә, кулыбыздан килгәнчә булыштык.

Әлфия апа безне хөрмәт итеп, безгә ышанып кайтачагын белеп, матур итеп шигырьләрен ятладык, аның китапларын тагын бер кат барлап, күргәзмә әзерләдек. Аның сүзләренә язылган җырларны өйрәндек. Кызлар вокаль ансамбле тарафыннан башкарылган «Кайтам сиңа, Актаныш» җыры белән кунакларны каршы алдык. Безнең белән кулга-кул тотынып эшләүче җирлек башлыгы Илдар абый Мусин, авылыбыз китапханәчесе Ләйсән апа Акмалова, мәдәният хезмәткәре, баянчы Фәнәвис абый Ахунов та әлеге чарада кайнадылар. Балалар бакчасы да бу эшләрдән читтә калмады. Нәниләребез очрашуны бигрәк тә көтеп алдылар.

ТНВ каналы хезмәткәрләре режиссер Зөлфирә апа Мөхәммәдиева, мөхәррир Миләүшә апа Гарипова, оператор Александр Вольнов абыйларның һөнәри осталыкларын үз күзләребез белән күрдек, алар белән аралаштык. Тапшыруны карап утырганда гына җиңел булуын, аны әзерләп эфирга чыгарганчы җиде кат тир түгелүен аңладык. Кунакларыбыз ачык күңелле, аралашучан, гади булулары белән күңелдә калды. 

Әлфия апага без һәрчак рәхмәтле. Ул безне үз итеп, якын итеп һәрчак кайтып йөри. Бик матур әлеге очрашуда да туган авылы, туган мәктәбенең илһам чыганагы булуына басым ясады. Шигъриятле, Тукайлы атнабыз менә шундый зур, эчтәлекле, матур чарадан башланды. Ул дәвамлы булыр.

Актаныш районы Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Зәринә Газетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев