Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үтте

Бәйрәмебез 3 этаптан торды.

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул — көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Без дә бу матур бәйрәмне Чаллының 52нче мәктәбендә билгеләп үттек. 

Бәйрәмебез 3 этаптан торды. 

  • 24нче октябрь көнне кызларыбыз токмач кисү осталыкларын күрсәттеләр. 
  • 25нче октябрь көнне кызлар төрле яшелчәләрдән салатлар ясадылар, салат ясауда да сынатмадылар.
  • 26нчы октябрь көнне кызларыбыз белән инде без тантаналар залында очраштык. Кызлар үзләре белән таныштырдылар, җырга һәм биюгә, шигырь сөйләүгә булган осталыкларын күрсәттеләр. 

Җиңүче дипломы белән 8нче «А» сыйныфы укучысы Минһаҗева Эльвина бүләкләнде. 

«Иң матур сәхнә образы» номинациясенә 10нчы «А» сыйныфы укучысы Бәдретдинова Рената лаек булды. 

«Иң җитез кыз» дип 8нче «Б» сыйныфы укучысы Шәрәпова Алинә билгеләнде. 

«Иң сөйкемле кыз» номинациясенә 9нчы «А» сыйныфы укучысы Шәехова Азалия лаек булды.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Шулай ук мәктәптә көзге ярминкә дә оештырылды. Сөмбелә бәйгесен Маликова Алинә Александр кызы оештырды.

Илфания Нуретдинова, Чаллы, 52нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев