Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә “Рәхмәт чәе” үткәрдек

41нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары татар теле һәм әдәбиятынан олимпиадада җиңү яулаган укучыларның әниләрен “Рәхмәт чәе”нә чакырды.

10нчы март көнне 41нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары татар теле һәм әдәбиятынан олимпиадада җиңү яулаган укучыларның әниләрен “Рәхмәт чәе” ндә кадерләп кунак итте.

Биредә җылы әңгәмә, киңәшләшү, татар телен үстерү буенча фикер алышулар булды. Очрашу эчтәлекле һәм күңелле булды. Әниләрнең дә укытучыларның да йөзләрендә канәгатьлек, горурлык балкыды. Горурланырлык та, чөнки быелгы уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада 3 җиңүче, 14 призер булды! Хәзерге вакытта  Иванова Нина һәм Захарова Анастасия Халыкара олимпиадага әзерләнәләр. Уңышлар телибез!

Чаллы шәһәре, 41 мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев