Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә проектлар якладык

Ел саен укучылар февраль-март айларында үзләренең проект эшләрен тапшыралар. Безнең мәктәптә бу атна нәкъ менә шул проект эшләренә багышланды.

Ел саен укучылар февраль-март айларында үзләренең проект эшләрен тапшыралар. Безнең мәктәптә бу атна нәкъ менә шул проект эшләренә багышланды.

Көн саен төрле сыйныф укучылары укытучылар ярдәме белән ярты ел буе эшләнгән проектлары белән чыгыш ясадылар. Шулай итеп, тугызынчы сыйныфларга да чират килеп җитте. Проект сыйфатлы булсын өчен мин инде сентябрь аенда ук тема сайлый башладым. Ләкин ошаган тема табу җиңел эшләрдән түгел икән ул. Шүлай уйларга чүмып йөргәндә, быел яңа фән керә башлавын искә төшердем. Әз генә уйлагач, туры килгән тема да таптым - "Әгәр дә тест биремнәрендә уйламыйча гына, интуициягә ышанып, сорауларга жавап бирсәң, яхшы билге алып була микән?"

Һәм шул вакыттан ук эшне башладым. Минемчә тестларны уйламыйча эшләсәң, hичшиксез кирәкле балл җыеп булмый. Ләкин сораштыру үткәрү ярдәмендә минем гипотеза белән күп кенә укучылар ризалашмаганын белдем. Шуңа күрә мин тугызынчы сыйныфлар арасында тест үткәрдем. Иң авыры аны интуициягә ышанып кына эшләргә кирәклеген аңлату иде.

Нәтиҗәдә мин хаклы булып чыктым. Һәм уйламыйча гына эшләп булмавын аңлагач, мин 9 сыйныфлар өчен математикадан 10 ОГЭ биремен чишү юллары күрсәтелгән буклет ясадым. Проект белән чыгыш ясар алдыннан, укучылардан башка тагын ике тикшерүче укытучы бүлганга, азрак кына каушасам да, сөйли башлагач, курку түрында тәмам оныттым. Һәм барлык белемнәрем, тест нәтиҗәләре белән бүлештем.

Ләкин барысыннан да бигрәк миңа башкаларның индивидүаль проект эшләрен тыңлау ошады. Чөнки hәр эш бик кызык, мәгълүмати hәм үзенчәлекле иде. Мәсәлән, минем сыйныфташым безне балет тарихы белән таныштырды hәм хәтта төрле позицияләр буенча мастер-класс күрсәтте. Шулай ук без кешенең язуы буенча аның характерын ничек аңлап булуын белдек. Пычранган чәйнүкне чистартырга өйрәндек. Бу яңа белемнәрнең ярты өлеше дә түгел әле. Без барыбыз да проект эшләрен бик уңышлы тапшырдык дип уйлыйм. Башкаларга да уңышлар теләп калам.

Азилә Сираҗиева, «Адымнар-Чаллы».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев