Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә «Көзге әкият» кул эшләре бәйгесе

Мондый күргәзмәләрдәге эшләргә карагач, үзең дә илһамланасың.

Быел көз бигрәк ямьле булды: бакчаларда җиләк-җимешләр дә матур булып өлгерде, кояшлы җылы көннәр дә озакка барды. Шушы матур көннәрне тагын да ямьләп, гимназиябездә көзгә багышланган төрле бәйгеләр узды. 

Шуларның берсе – башлангыч сыйныфлар арасында «Көзге әкият» кул эшләре бәйгесе. Бу бәйге миңа бик ошый, чөнки мин үзем дә төрле материаллар кулланып, кул эшләре ясарга, матурлык тудырырга яратам.

Икенче катта бәйгегә килгән иң яхшы эшләрдән күргәзмә оештырылды. Монда көзге букетлар да, паннолар да, әкият геройлары да, көзге урман макетлары да, төрле җәнлекләр дә, хәтта принцессалар да бар. Бу эшләр төрле табигый материаллар кулланып эшләнгәннәр: көзге яфраклар, күркәләр, ярмалар, яшелчәләр, кипкән җиләк-җимешләр... 

Әлеге матурлыкны тудырган осталарның фантазия байлыкларына исең китәрлек. Чып-чын әкият иле инде менә. Барысына да беренче урыннар бирергә була.

Мондый күргәзмәләрдәге эшләргә карагач, үзең дә илһамланасың, ниндидер матур эшләр эшлисе килә, күңелләр күтәрелеп китә. 

Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге әгъзасы Хаҗиева Ләйлә (9 нчы «А» сыйныфы укучысы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев