Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә «Көрәш бәйрәме» узды

29нчы сентябрь көнне Пучы мәктәбендә «Көрәш бәйрәме» гөрләп үтте.

29нчы сентябрь көнне Пучы мәктәбе гөрләп торды, «Уңыш бәйрәме»нә багышлап, Пучы балалар иҗат үзәгенең татарча көрәш буенча ачык турниры булып узды.

«Көрәш бәйрәме» дип тә атарга булыр иде бу чараны, чөнки агымдагы уку елының беренче ярышы иде ул яшь көрәшчеләр өчен.

Актаныш һәм күрше Минзәлә районы мәктәпләреннән барлыгы 13 команда, 12 авырлык үлчәвендә 98 бала һәм 10 тренер катнашты бәйгедә.

Ярышны ачып җибәрү тантанасына Актаныш районының спорт һәм туризм эшләре җитәкчесе Линис Әнәс улы һәм «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖ директоры Фаил Фәнис улы килделәр. Зур чараның иганәчесе дә «Әнәк агрофирмасы» хуҗалыгы иде. Алты сәгать дәвамында барган ярышның батырлары булып түбәндәге көрәшчеләребез булды:

25 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Салихов Рамазан (Пучы)
28 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Әнвәров Гадел (Актаныш) 
32 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Хөснетдинов Рөстәм (Пучы)
36 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Шаймухаметов Булат (Тат.Ямалы)
40 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Нургатин Адель (Актаныш)
43 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Салихов Фаяз (Пучы)
46 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Вахитов Ислам (Пучы)
50 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Шәмсиев Ильяс (Пучы)
55 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Әнвәров Муса (Актаныш)
60 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Муллаянов Альмир (Актаныш техникумы)
70 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Сираев Әмир (Актаныш Гимназия)
70 кг нан авыррак үлчәүдә — Гильманов Ильмир (Актаныш техникумы).

Ярышны уздыруга матди ярдәм күрсәтүче даими иганәчебез Фаил Фәнис улына, Пучы урта мәктәбе директоры Алсу Рәшит кызына, оештыру эшләрендә катнашкан укытучыларга, тренерларга, көрәшчеләрне тәмле ризыклары белән сыйлаган пешекчеләргә, медицина ярдәме күрсәтүче Пучы хастаханәсе җитәкчесе Ильяс Рафак улына һәм шәфкать туташларына чын күңелдән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Гел шулай аңлашып, бердәм булып ярдәмләшик эшлик. 

Балалар иҗат үзәгенең Пучы филиалы җитәкчесе Ләйсән Газизова-Саматова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев