Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе гөрләп үтте

Акция ярдәме белән китапханә фонды 380 әдәби китапка баеды, бу бик яхшы нәтиҗә.

23нче октябрьгә кадәр мәктәбебездә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» («Подари книге вторую жизнь ») акциясе гөрләп үтте. Ничә ел рәттән уздырылып килгәнгә әлеге проектның максаты – китапханә фондларын төрле эчтәлектәге әдәби китаплар, дәреслекләр белән баету икәнен күпләр инде хәзер белә дә.

Аның уздырылуы турында китапханәбез мөдире Гөлназ Минәхмәт кызының тиз арада мәктәп радиосы аша игълан итүе булды, икенче көнне үк укучылар үзләренең күптән түгел генә укып чыккан шәп китапларын, күпләре өр-яңа китаплар да күтәреп килә башлады, алар арасында әле күпләр күрергә өлгермәгән, эксклюзив китаплар да бар иде.

Аеруча зур күләмдә алып килүчеләр арасыннан 1б, 2в, 3а сыйныфларын әйтеп узарга кирәктер.

Иң күп китап бүләк итүчеләр рәтендә менә кемнәр ачыкланды:

  • 4а сыйныф укучысы, 15 китап,
  • 1б сыйныф укучысы, 12 яңа китап,
  • 3а сыйныф укучысы, 7 китап.

Ел саен кабатланып килгән гадәт буенча, әлеге сыйныфлар һәм укучылар мәктәп линейкаларында дипломнар белән, сыйныф җитәкчеләре рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Шулай итеп, акция ярдәме белән китапханә фонды 380 әдәби китапка баеды, бу бик яхшы нәтиҗә. Шул арада укучыларның нинди китаплар укырга яратулары, сатып алулары хакында, башкаларга ни өчен тәкъдим итәргә булыр иде кебек темаларга әңгәмәләр дә корылды, киләчәктә башкарылырга мөмкин булган эшләр турында фикерләр алышынды. Кыскасы, без әлеге акциянең оештырылып килүеннән бик шат, канәгать!

Казан, Мәскәү районының 65нче мәктәбе 6 б сыйныфы укучысы Салахова Азалия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев