Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә “Яраткан кошыбызга – оя” конкурсы булды

Канатлы дусларыбызга сыерчык оялары ясау – мәктәбебезнең матур гадәтләрнең берсе.

Сагындырып, күңелле  яз килде. Карлар эреде, гөрләвекләр акты. Яз җитү хәбәрен безгә кара каргалар, сыерчык-тургайлар җиткерә. Без аларны каршы алырга әзерләндек. Канатлы дусларыбызга сыерчык оялары ясау – мәктәбебезнең матур гадәтләрнең берсе.

Быел да мәктәп күләмендә “Яраткан кошыбызга – оя” конкурсы булды. Безнең 2 класстан конкурста күп укучылар катнашты.
Мәктәпкә килгәч, көн дә диярлек сыерчык ояларын кем белән ясавыбыз турында укытучы апабызга ярыша, ярыша сөйлибез. Күп кенә малайларга кош оясын бабалары ясарга булышкан. Раяна белән минем сыерчык ояларыбыз мәктәп күләмендә призлы урыннарга лаек булдылар.

 

Тазиева Ясминә, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 2 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев