Сыйныфыбызда әниләр көнен уздырдык
Чаллыдагы 58нче мәктәпнең 3 нче А сыйныфында 24 ноябрь көнне Әниләр көне узды.
Чаллыдагы 58нче мәктәпнең 3 нче А сыйныфында 24 ноябрь көнне Әниләр көне узды. Балаларның үз куллары белән бәйләгән алмалар, открыткалардан ясалган күргәзмә таң калдырды. Кабинет бәйрәмчә бизәлгән иде.
Чара күңелебезгә якын татар җырчысы Айдар Галимов җыры астында «Әнием, бердәнберем» исемле презентация белән башланды. Гайнуллин Халид белән Мусин Илназ азан әйттеләр, сүрәләр укыдылар.
Гөлшат апа Зәйнәшеваның «Очрашу» җырын кызлар-малайлар бик матур башкарды. Алып баручы укучылар бәйрәмне җанландырып берсеннән-берсе матур, мәгънәле шигырьләр сөйләде.
Конкурсларда җиңгән балаларга дипломнар тапшырылды. Зөлфия Салихҗановна, кызларга үгет-нәсихәт юллады. Онытылып бара торган җырлы-биюле «Челтәр элдем читәнгә», «Әпипә» күмәк уеннары таң калдырды.
Әбиләребезне олылап җырлар җырланды. Әниләр «Алмагачлары», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырларын бик теләп күмәк башкардылар, интеллектуаль, сүзсез сәхнә уеннарында катнаштылар. Шәмсетдиновлар гаиләсе җыр бүләк итте. Әлеге бәйрәм, күңелебездә якты эз калдырыр.
Укытучы Харисова Зимфира Галимҗан кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев