Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебез тирәсе шау чәчәктә

Арча районы Акчишмә башлангыч мәктәбенә керүчеләрне ел саен җәй буе шау чәчәккә күмелгән чәчәклек каршы ала.

Арча районы Акчишмә башлангыч мәктәбенә керүчеләрне ел саен җәй буе шау чәчәккә күмелгән чәчәклек каршы ала. Бу – мәктәп коллективы һәм укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Шушы матурлыкны тудыру өчен эшне көздән үк башларга кирәк.

Без балалар белән өлгергән чәчәк орлыкларын көздән үк аерып җыеп киптерәбез, бәрәңгеләрен подвалга кертеп урнаштырабыз.

Рассаданы чәчәк төренә карап иртә яздан ук балалар белән бергәләп утыртабыз. Балалар аларны май ахырына кадәр тәрбияләп, күзәтеп, күңел җылысын биреп үстерәләр. Хезмәт тәрбиясен бирү белән беррәттән укучылар матурлыкны күрә белергә, чәчәк орлыкларын танырга, бер-берсеннән аерырга өйрәнәләр. Күз явын алырдай чәчәклекне күрү укучыларга үз эшләренә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Гарифуллина Фәния Рауис кызы, Сабирҗанова Хәлимә Фәгаль кызы, Арча районы, Акчишмә башлангыч мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев