Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебез үзенә дәшеп тора

Безнең Меңнәр мәктәбе авылыбызның иң матур табигать почмагына урнашкан.

Якты hәм җылы мәктәбебез ерактан ук үзенә дәшеп тора.

Дәресләрдә актив катнашып, яхшы билгеләргә ия булабыз. Һәрдаим үткән чараларда бик теләп катнашабыз. Аның белән генә тукталып калмыйча, дәрестән тыш чараларны да файдалы үткәрәбез. Кызыклы экскурсияләр, спорт ярышлары, бәйрәм кичәләре белән беренче чирек сизелми дә үтеп, көзге каникуллар житүгә, мәктәпкә киләсе көнне саный да башладык, чөнки безнең дәресләр бик кызыклы hәм рәхәт үтә. Укытучыбыз Алия Хәмит кызы төрле алымнар кулланып дәрес башыннан ук безне икенче бер сихри дөньяга алып кереп китә. Дәреснең үткәнен сизми дә калабыз.

Ял итеп, ныклы көчләр туплап, янәдән кызыклы дәресләребезгә белем алырга ашкынып көтеп алдык. Без тагын да тырышып, яхшы билгеләргә укып, төрле конкурсларда катнашып яңа җиңүләр яуларбыз.

Актаныш районы, Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Гайнанова Мәрьям.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев