Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Лицейдагы очрашу

«36 нчы инновацион технологияләр лицей»ында күренекле язучы, Г. Исхакый, А. Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Факил Сафин һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу булды.

21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан «36 нчы инновацион технологияләр лицей»ында күренекле язучы, Г. Исхакый, А. Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Факил Сафин һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу булды.

 

2-4 сыйныф балалары, укытучылар Факил Сафинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Балалар аның шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Әдип балалар алдында чыгыш ясап, алар белән ихлас аралашты. Укучыларның сорауларына җавап бирде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга төгәл җаваплар ишеттеләр.

 

Ә инде язучы абыйларының кулыннан бүләк итеп «Көмеш кыңгырау» газетасын алганда, балаларның сөенечләре йөзеннән нур булып бөркелде. Алар да үзләре язган мәкаләләрен, шигырьләрен газетага җибәрергә вәгъдә бирделәр. Кичә «Туган тел» тел җыры белән тәмамланды.

Лицейда директоры Ләйлә Ринатовна Адилова кунакларга балалар кулы белән ясалган бүләк тапшырды. Кичә соңында истәлек фотога төшү дә балалар күңеленә хуш килде. Лицейлылар алга таба да язучылар белән очрашырга сүз куешып саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев