Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Лира Ибраһимова белән очрашу

Алабуга шәһәрендә бик матур кичә үтте.

Алабуга шәһәрендә бик матур кичә үтте. Бу кичә Алабуга шәһәрендә яшәүче язучы-прозаик, Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимова белән очрашу кичәсе иде.

Очрашуда без язучының иҗаты белән таныштык, аның балачагына, үсмер чакларына кайтып килдек.

Очрашу азагында кунаклар язучыга үзләренең сорауларын бирделәр һәм иң кызыклы сораулар өчен Лира Ибраһимовадан бүләк итеп аның "Җимчәчәк" китабын кабул итеп алдылар.

Мин дә бу очрашуда булдым һәм төрле үземне кызыксындырган сорауларны бирдем. Аннары мин Лира ападан автограф сорадым һәм без күмәк фото эшләдек. Бу очрашу бик күңелле һәм бер сулышта узып китте.

Алия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев