Лимонарийга сәяхәт
Без сыйныф белән Лимонарийга бардык. Андагы матурлыкны күрсәгез!
Кичә дәрестән соң без сыйныф белән Лимонарийга бардык. Андагы матурлыкны күрсәгез! Без лимон, мандарин, авокадоның ничек үскәнен күрдек. Монда төрле үсентеләр, гөлләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш бар.
Экскурсияне кызыклы итеп алып барган апа безгә бу матурлыкны үстерергә тырышлык кирәклеген сөйләде. Беренче лимоннар Һиндыстанда, Кытайда барлыкка килгән. Лимон иммунитетны яхшырту сыйфатына ия. Бик күп кызыклы нәрсәләр белдек.
Бик зур рәхмәт безне оештырып алып барган өчен. Сәяхәт бик мавыктыргыч булды!
Чаллы, 54нче гимназиянең 4В сыйныфы укучысы Рәинә Гыйзатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев