Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәлил бистәсенең 5нче «Әкият» балалар бакчасында “Туган телем” дип аталган бәйрәм иртәсе узды

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлек елы уңаеннан, Җәлил бистәсе 5нче «Әкият» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә “Туган телем” дип аталган бәйрәм иртәсе узды.

Балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрелде; шигырьләр, милли уеннар, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү булды.

Аны мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләүче тәрбияче Нуриева Миләүшә Вагыйз кызы, Габдуллина Елена Роберт кызы һәм татар тел тәрбиячесе Тухбатуллина Роза Марат кызы әзерләде һәм үткәрде.

Халкыбыз элек-электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләргә дә балалар битараф калмадылар. Элеге чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү тәрбиячедән зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч: балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү. Без балалар өчен тәрбияче апа гына түгел, без - киңәшче дә, ярдәмче дә.

Тәрбиячеләр Нуриева Миләүшә Вагыйз кызы, Габдуллина Елена Роберт кызы һәм татар теле тәрбиячесе Тухбатуллина Роза Марат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев