Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кызыклы проект

Проектымның темасы итеп мин терлекчелекне сайладым, чөнки бу безнең гаиләбез эшчәнлеге белән бик нык бәйләнгән.

Районыбызда яшүсмерләрнең финанс грамоталыгын арттыру максатыннан проект эшләре яклыйсы булдык. Район күләмендә үткәрелгән бу чарада безнең мәктәптән өч кеше катнашты, шуларның берсе мин идем.

Мин терлекчелек темасын сайладым, чөнки бу безнең гаиләбез эшчәнлеге белән бик нык бәйләнгән. Проект аркылы мин маллар алудан алып ит сату этабына кадәр булган эшчәнлекне җентекләп аңлатып чыктым.

Моңа үз тәҗрибәмнән дә чыгып якын килдем, чөнки без бик күп маллар асрыйбыз. Ә мин — әтиемнең төп ярдәмчесе. Малларга да, бигрәк тә бозауларга, яшь бала тәрбиясе кирәк. Яшь баланы да ничек тәрбияләргә кирәклеген үзем күреп торам, чөнки әнием өч малай янына бер нәни генә кызчык — сеңел алып кайтты.

Проектымны җюрилар алдында яклау башта куркыныч тоелса да, үземне кулыма алырга, каушамаска тырышып сөйләдем һәм яклап чыктым. Безнең мәктәптән катнашкан башка укучылар да уңышлы гына чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар яуладылар. Мин үземнең ялгышларымны аңладым һәм алга таба төзәтергә тырышачакмын. Минем өчен бу бик әйбәт тәҗрибә булды. Сыйныф җитәкчем Фирдәүс апага булышуы, юнәлеш бирүе өчен рәхмәт.

Шәмсевәлиев Рүзәл, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев