Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кызыклы кеше белән очрашу

Әлеге очрашуны 8 нче сыйныф укучылары бик теләп көтеп алдылар.

Табигать алтынсу-сары төскә күмелгән мәлдә 8нче китапханә хезмәткәрләре 21нче урта белем бирү мәктәбенә юл тотты. Аның сәбәбе хәзерге заман яшүсмерләрен үзенең гомерен кызыклы һөнәргә багышлап, үз хезмәтенең остасына әверелгән журналист, фотограф һәм видеограф, искиткеч сәләтле Алмаз Магадиев белән очрашу оештыру иде.

Әлеге очрашуны 8 нче сыйныф укучылары бик теләп көтеп алдылар.

Очрашу барышында балалар фотографиянең төрле аспектлары, мәсәлән, төшерү, композиция һәм яктырту белән эшләү турында белделәр. Алабуга шәһәреннән килгән кунак үзенең профессиональ серләре белән уртаклашты: төшерү объектын ничек табарга һәм кирәкле мизгелне ничек сайларга, эффектлы кадрга ничек ирешергә һ.б. катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашу азагында егетләр практик өлештә үз көчләрен сынап карадылар, профессионал җитәкчелегендә фотолар ясадылар. Бу тәҗрибә, һичшиксез, аларның күбесенә үзләренең иҗади ягын үстерергә һәм фотография дөньясы турында күбрәк белергә ярдәм итте.
Укытучылар исә мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калдылар.

Хәертдинова Ләйсән Дамир кызы, Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев