Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кызыклы булды, ләкин җитеп җитмәде

Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучылары каникулларны ничек үткәрүләре турында язганнар.

Язгы каникулны мин бик көтеп алдым һәм беренче көнне үк Иске Вәрәш авылына әби-бабай янына кайттым. Бу авылда кибет тә, кафе да, кинотеатр да юк. Шуңа күрә мин көн буена саф һавада уйнадым, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттем. Мин анда карның ничек эрүен, гөрләвекләр акканын, кошларның җылы яктан кайтканын күрдем.

Беркөнне без бабай белән сыерчыкларга оя ясадык. Аны ишегалдындагы юкә агачына элеп куйдык. Мин кошларның килүен көн дә түземсезләнеп көттем. Ниһаять, 27нче март көнне безнең ояга кошлар килде. Алар канатларын җилпи-җилпи оя янына басып сайрый башладылар. Бу аларның бабам белән миңа рәхмәт әйтүе булды микән, әллә туган якларына исән-сау кайтуларына сөенүләре микән? Ничек кенә булмасын, мин үземнең кызыклы һәм файдалы ял көннәремә бик сөендем.

Тимур Хаҗиев


Кызыклы булды, ләкин җитеп җитмәде

Мин язгы канилда әбиемнәрдә булдым. Әби белән без икәү генә булсак, уртак телне бик тиз табабыз. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, аннан әбием белән берәр эш эшләп атабыз. Әбием бик тәмле итеп ашарга пешерә. Эшләп арып кергәч, аның пәрәмәчләре бик тиз кими. Әбием миңа: “И, улым, әле ярый син бар, шушы пешергән ризыкны да бабаң белән берне, икене ашыйбыз да, калганы әрәм була”, – ди. Без әби белән кибеттә йөрергә яратабыз. Мин аны юк-бар сорап интектермим. Шулай да берәр тәмлүшкә алдырам инде. 

10 көн каникул яллары мизгел эчендә үтеп тә китте. Файдалы һәм кызыклы булды, ләкин җитеп җитмәде.

Хәсәнов Ринас


Без Мөслимдә квартирада яшибез. Каникул башлану белән мин авылга киттем. Әбием белән бабам да мине загыгып көтеп торганнар. Әби инде, гадәттәгечә, өстәл тутырып тәмлүшкәләрен пешереп торды. Ә мин аңа булышып, тәмле әйберләр белән сыйландык.

Минем әбиемнең туган көнен гел каникул вакытына туры килә. Бу юлы да без аны күңелле итеп  үткәрдек. Әбиемә бүләккә янып торган күбәләкләрдән бик матур букет ясадык. Әбием аңа бик сөенде.

Каникул яллары бик рәхәт булды.

Харисов Илдан


Ямьле кояшлы яз җитте. Кояш үзенең нурларын һич тә кызганмыйча сибә. Инде карлар да тиз генә эреп бетте. Яз килгәнен сизенеп җылы яклардан кошлар кайта башлады.

Безнең өчен иң сөенече: иң озын чирек тәмамланды һәм язгы каникуллар башланды. Язгы каникул болай да бик рәхәт вакытка туры килә, гел урамнан керәсе килми. Дуслар белән уйнавы нык күңелле булды. Җыелып торган кар суларына кереп, бутыйларыбызның “шәплеген” тикшердек. Көн саен диярлек, сазга батып кайтсак та, әнием мине орышмады. “Иң мөһиме салкын тимәсә, берүк уйна гына! Без кечкенә чакта гел шулай уйный идек, телефонда утырмый идек, ” - диде. Әниемнең ял көннәрендә әбиләргә барып булыштык. Анда бакча җыештырдык, ишегалдын чистарттык. Салкынчарак көннәрдә китап укыдым, рәсемнәр ясадым.

Каникул бераз кыскарак булды шул, дүшәмбе көнне көчкә торып, мәктәпкә киттек.

Сираева Ралина


Минем язгы каникулларым Изге Рамазан ае белән башланып китте. Без гаилә белән бергә Уразага кердек. Рамазан ае ул – изге Коръән ае. Шуңа күрә мин күбрәк Коръән укырга тырышам. Мин көн саен диярлек мәчеткә йөрдем, Ифтар ашларына бардык. Тәварих намазына да катнашырга тырышабыз. И зур теләгебез Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул кылып, гөнаһларыбызны кичерсен иде. Әмин.

Нассер Фирас


Әле кайчан гына бөтен дөнья ап-ак кар белән капланган иде. Инде күз ачып йомганчы яз җитеп, карлар эреп тә бетте. Һәм иң күңеллесе, язгы каникуллар килеп җитте. Быелгы каникул бигрәк тә файдага узды. “Файдаң тимәсә дә, зыяның тимәс әле”, - дип, әтием мине үзе белән  фермага эшкә йөртте. Безнең бик зур тавык фермасы бар. Андагы эшне, хәтта тавык та чүпләп бетерә алмый. Менә мин каникул вакытында шактыен эшләргә өлгердем. Эреп бетмәгән карларны тараттым, тирә-юньдәге чүпләрне җыйдым. Яңа партия чебиләр өчен сарайларны караштырдык. Тулаем алганда, бер дә тик тормадык. Шул ук вакытта бабамнарга кайтып, аңа булышырга өлгердек. Менә шулай итеп, санаулы каникул көннәре үтте дә китте. 

Муллагалиев Илдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев