Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кыш ирек бирми

Быел кыш усаллыгын иң беренче айдан ук күрсәтә башлады.

Быел кыш усаллыгын иң беренче айдан ук күрсәтә башлады. Чемердәтеп ала торган салкыннар барыбызны да өйләрдән чыкмас итте, барасы җиребезгә итекләр, җылы бияләйләр киеп кенә юл тоттык.

Вакыт-вакыт бураны да ничек кенә котыра бит... Бер тотынса, выж да выж, юлларны да, капка төбен, ишегалларын да томалап куя. Кырыс булуына да карамастан, кыш айлары — минем өчен иң яратканнары. Декабрьдә тугангадыр инде.

Салкында шыгырдап торган ап-ак кардан атлап бару, кар яуганда, шул матурлыкны күзәтеп тору күңелне тынычландыра кебек. Ә инде кышкы уеннар үзе бер күңелле. Чана-чаңгыда шуу дисеңме, тимераякта элдертү, кар бабайлар ясау — балачакның истәлекле шөгыльләре. Быелгы кыш кына безгә ирек бирми, нишләптер. Әле вакыт бар, рәхәтләнеп кышкы табигатьтә уйныйсылар алдадыр дип ышанып калам.

Гүзәл Әгъзәмова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев