КВН - ул кечкенә тормыш
Иштирәк авыл җирлегендәге «Текә кызлар» командасының оешуына 5 ел.
Сезнең өчен КВН нәрсә ул? Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарында катнашу ул күңел ачу гына түгел, бу, барыннан да элек, команданың җайга салынган эше, үзеңне һәм үз иҗатыңны күрсәтү, күп кенә яңа танышлар булдыру мөмкинлеге һәм КВНның кечкенә тормыш икәнен аңлау.
31нче октябрь көнне Тукай районы Яңа бистәсе мәдәният йортында «Тукай хәрәкәте 2024» КВН уенының район финалы узды.Чара Тукай районының мәдәният һәм ял үзәге тарафыннан оештырылган иде, ул инде берничә ел дәвамында безнең районда КВНны үстерә.
Команда – ул тулы бер механизм.
Алар төрле – һәркайсы үзенчә якты һәм истә калырлык. Алар шат күңелле, шаян, ышаныч белән алга баралар. Чөнки алар «Текә кызлар»!
Иштирәк авыл җирлегендәге «Текә кызлар» командасының оешуына 5 ел. Күп түгел, шулай да юбилей.
5 ел эчендә үткән юл — ул сценарийлар язылган кәгазьләр өеме, өзлексез үз өстеңдә эшләү, репетицияләр, әмма иң мөһиме — кызлар үзара ярдәмләшүгә һәм бер-берсен аңларга өйрәнделәр.
5 ел эчендә ирешкән уңышлары да күп:
— «Әйдә, ШаяРТ» телевизион Татар КВН лигасының чирек финалистлары;
— Тукай районы КВН уеннарының өч тапкыр чемпионнары;
— Тукай районы башлыгы Кубогы финалистлары; (2 нче урын )
— Фәридә Таштабанова һәм Ильяс Хәсәнов истәлегенә КВН Юниор лигасы финалистлары; Яр Чаллы ( 2 нче урын)
Кызларга карап, шуны әйтергә була: КВН ул көлү һәм күңел ачу гына түгел, ә шулай ук көндәлек хезмәт, барлык катнашучыларның бердәм эше, бер-берсенә хөрмәт, үзара ярдәмләшү - тамашачыларга бүләк иткән яхшы кәеф артында менә нәрсәләр тора.
КВН – ул бик күп уңай хис-кичерешләр, чын дусларлар, тәҗрибә, ә тулаем алганда, барлык КВНчылар әйтмешли, КВН – ул кечкенә тормыш..
Айза Анисимова, Иштирәк авыл клубы сәнгать җитәкчесе.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев