Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Куркынычсыз интернет

Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка  тормышны  күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет  күп  кенә  эшләрне  җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты.  

Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка  тормышны  күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет  күп  кенә  эшләрне  җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты.  

“Куркынычсыз интернет” атналыгы уңаеннан Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән «Интернет- дусмы, дошманмы?» исемле дәрес үткәрде. Аның төп максаты интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белэн таныштыру иде. Балаларга интернет турында күп мәгьлүмат бирелде, компьютер каршында озак утыру кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясалды. 

Интернетта утырган вакытта аларга  куркынычсызлык  кагыйдәләре  турында да аңлатылды. “Интернетта куркынычсызлык” исемле презентация күрсәтелде, балалар бергәләп фикер алыштылар, соңыннан әлеге тема буенча викторина уздырылды. Балаларның бу темага карашлары тыңланды, темага кагылышлы түбәндәге китаплар тәкьдим ителде: 

  1. Сәфәров Д.Н. “Виртуаль дөнья”, 

 2. Симонович С.В., ЕвсеевГ.А. “Занимательный компьютер”.  

Нәтиҗәдә укучылар бик күп файдалы мәгьлүмат алды, үзлэрен борчыган сорауларга җаваплар тапты. 

Кичәдә барлыгы 15 укучы катнашты. 

     Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина        

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев