Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күренеп тор!

«Куркынычсыз көпчәк» яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Күренеп тор» акциясе үткәрделәр.

Безнең «Куркынычсыз көпчәк» яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Күренеп тор» акциясе үткәрделәр. Аның максаты — тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру. 

Акция «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнарында профилактика бүлеге башлыгы Ситдикова Алсу Разин кызы белән берлектә оештырылды.

Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар шартларда ешрак күзәтелә. Киемнәрдәге яктылык кайтаргыч элементлар исә караңгы вакытта юлларда күренеп торырга булыша. 

Акциядә катнашучыларның бу кагыйдәләрне белү-белмәүләрен сораштык. Аларга яктырткыч фликерлар өләштек. 

Балалар да, әти-әниләр дә юлда игьтибарлы, җаваплы булсыннар иде. Юл иминлеге — безнең кулларда.

Камилә Галиева, Мөслим районы, Г.Тукай исемендәге Мөслим мәктәбе, 6Б сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев