Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Курай моңлы әкиятче апа

Үзәк балалар китапханәсендә Роза Хафизованың 95 яшьлек юбилее уңаеннан «Курай моңлы әкиятче апа» дигән әдәби сәгать узды.

Үзәк балалар китапханәсендә 1нче Биектау мәктәбе укучылары белән берлектә Роза Хафизованың 95 яшьлек юбилее уңаеннан «Курай моңлы әкиятче апа» дигән әдәби сәгать узды. Роза Хафизова – «Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Сак-Сок тавышы», «Актәпи ник моңая?», «Карурманда ниләр булмас» кебек китаплар авторы.

Чара барышында үзенең иҗатын тулысынча балаларга багышлаган әдибәнең тормыш юлына, иҗатына презентация ярдәмендә сәяхәт булып узды. Язучының «Күгәрчен һәм малай» притчасы һәм «Сөенечле хәбәр» хикәясе укылып, анализ ясалды. Әңгәмәне тулыландыру максатыннан халык авыз иҗатына да мөрәҗәгать ителде, табышмаклар уйнатылды.

Балалар бик теләп үз фикерләре белән дә уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. «Актәпи ник моңая?» әкиятен укып, эчтәлеген сөйләделәр.

Ләйсән Галиева, Биектау үзәк балалар китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев