Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелле трио

Сүзем – өч сәләтле малайны бер учка җыйган «Гимназистлар» триосы турында.

Балтач гимназиясендә бик күп сәләтле балалар белем ала. Алар спорт, җыр, кул эше, бию һәм башка һөнәрләр белән шөгыльләнәләр. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди безнең 5«Б» сыйныф укучылары. 

Сүзем – шундый малайларны бер учка җыйган «Гимназистлар» триосы турында. Алар – Әмир Габидуллин, Әмир Галиев һәм Ильяс Закирҗанов. Остазлары – Римма Риф кызы.
Малайлар беренче сыйныфтан ук – җыр-моң дөньясында. Тарих болай башлана. 

Җыр дәресендә тәҗрибәле һәм иҗади укытучыбыз Римма Риф кызы сәләтле укучылары белән кызыксына һәм төркем төзергә тәкъдим итә. Егетләр ризалашалар. Көн саен диярлек яңа җырлар өйрәнәләр, кабатлыйлар, тамашачылар каршында чыгыш ясыйлар. 

Әле бит алар башка малайлар шикелле футбол уйнарга да яраталар. Аның өстенә, Ильяс – бик кызыксынучан укучы, дәресләрдә аның теленнән мең сорау ява. Әмир Габидуллин рәсем ясарга бик ярата, әйтерсең, кулыннан гөлләр тама.

«Дүртенче сыйныфта безнең трио әздән генә таркалмый калды. Чөнки без җырлар кабатларга сирәк йөрдек, шөгыльләнмәдек диярлек»,– дип искә ала малайлар.

Без аларның «Гармун алыйк әле, дускай», «Авыл көе», «Мин татарча сөйләшәм» җырларын бик яратып тыңлыйбыз. Тамашачылар яшь җырчыларның һәр чыгышын җылы кабул итә, алкышларга күмә. 

Малайлар Чаллы, Казан шәһәрләрендә, Саба һәм Кукмарада уздырылган төрле чараларда призлы урыннарга ия булдылар. «Йолдызлык» фестивалендә катнашулары, «Беренче адымнар» бәйгесендә җиңүләре дә аларны канатландырып җибәрде. 

«Җырлар өйрәнер өчен, беркайчан да ялкауланмаска, тырышырга һәм бирешмәскә кирәк», – ди егетләр. Арабызда саф татарча җырлап яшәүче булдыклы малайлар булганда, безгә дә күңелле һәм рәхәт. 

Язилә Гарифуллина, Балтач гимназиясе, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев