Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелле каникуллар

Безнең көзге каникуллар бик күңелле башланып китте.

Каникулның беренче көненнән үк мәктәптә гаилә елына багышлап «Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә» дип исемләнгән уен-ярыш үткәрдек. Ярышта башта гаиләләр белән кече баскетбол уены уйнадык, аннан ике командага бүленеп, эстафетада ярыштык. Эстафетада без, укучылар, әти-әниләр белән көч сынаштык. Эстафетада дуслык җиңде.

Әле соңыннан әти-әниләр үзара бүленешеп туп суктылар. Без аларның уйнаганнарын карап, аларның җитезлекләренә сокланып, көч биреп тордык.

Спорт уеннары беткәч, тәмле итеп чәй эчтек. Бу чара безгә бик ошады, каникулның беренче көненнән үк без үзебезгә дәрт алып, өйләребезгә таралдык.

Исламов Гомәр, Актаныш районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев