Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелле каникуллар

Чалыдагы 23нче китапханә балаларга «Әдәби круиз» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырды.

Ел саен язгы каникул көннәрендә традицион китапханә бәйрәменә әверелгән Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы билгеләп үтелә. Илебезнең балалар әдәбиятында иң әһәмиятлеләрдән саналган бу вакыйганың 80 еллык тарихы бар.

Ул беренче тапкыр 1943 елда, күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелә. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы дәвамында Чалыдагы 23нче китапханә балаларга «Әдәби круиз» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырды.

Балалар янына кунакка барыбыз да яратып өлгергән «Фиксики» мультфильмыннан Симка белән Нолик та килгәннәр иде. Ә бәйрәм күңелле һәм позитив булсын өчен, яшь китап сөючеләр Yandex һәм Google командаларына бүленеп, төрле конкурсларда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, башваткычлар чиштеләр.

Чара барышында уенчыларыбыз балар өчен иҗат итүче танылган язучыларны искә төшерде, аларның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты. Зур кызыксыну белән әкият геройларын, аларның югалган әйберләрен табып бирде. Шаян фиксиклар белән биеп күңел ачты.

Балалар һәр уен турын уңышлы гына үттеләр, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, кыскасы, вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәреп, бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

Әлеге мавыктыргыч сәяхәт күтәренке һәм иҗади рухта узды.

Чаллы шәһәренең 23нче балалар китапханәсе китапханәчесе Шәйхиева Эльвира Илдус кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев