Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелле, ямьле, тәмле бәйрәм

Елга бер генә килә торган бәйрәм нинди ул? Әлбәттә, туган көн! Ләкин Такталачык мәктәп-интернатында бу бәйрәм ике, хәтта өч тапкыр да билгеләп үтелә.

Ник елмаясыз? Дөресе дә шулай. Бүген дә без бик күңелле итеп ямьле дә, тәмле дә  булган бәйрәм үткәрдек. Кыш һәм яз айларында туган  26 укучыбыз дусларыннан да, мәктәп коллективыннан да җылы теләкләр кабул иттеләр.

Әлеге чара саф һавада узуы белән үзенә бертөрле кызыклы да, мавыктыргыч та булды. Җыр-биюләргә үрелеп барган уеннарда балалар актив катнаштылар. Матур-матур бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр белән укучыларыбызны әти- әниләре ял көннәренә өйләренә алып кайтып киттеләр.
Бу истәлекле матур чараны оештыручыларыбыз – тәрбиячеләр: Сибгатуллина Р.Р., Мурзина Д.Д., Кулиева Л.Ф., Гилазова Р.Р. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев