Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелләрдә мәңге сакланыр...

21нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары белән шәһәребезнең «Ватан-ана» мемориаль комплексына сәяхәт оештырдык.

Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды.... Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә.

 

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү – китапханәләребезнең һәм белем бирү учреждениеләренең мөһим юнәлешләренең берсе. Чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак нәни баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле. Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән кеше тәрбияләү.

 

Менә инде 7 ел шәһәребезнең 8 нче санлы балалар китапханәсе «Беренче сыйныф укучысы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы буенча эш алып бара. Әлеге программа кысаларында 21 нче урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен уку елы дәвамында төрле  кызыклы чаралар уза. Иң мөһиме, иң җаваплысы әлбәттә шәһәребезнең «Ватан-ана» мемориаль комплексына сәяхәт. Шөкер, әлеге чарага балалар, әти-әниләр һәм укытучылар зур җаваплылык белән карыйлар.

 

Быелгы очрашу аеруча кызыклы узды, чөнки без шәһәркүләм уза торган «Хәтер вахтасы» чарасында катнашу бәхетенә ирештек. Балалар «Энергетик» мәдәният  сарае хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт номерлары карап,  һәйкәлнең барлыкка килү тарихы, аның авторлары турында мәгълүмат алып, матәм диварындагы мемориаль исемлекләр белән таныштылар. Әлбәттә яшь укучылар үзләре дә буш кул белән килмәделәр, алар матур итеп шигырьләр укыдылар, ә аннары һәлак булган фронтовиклар истәлегенә чәчәкләр салдылар.

 

Вакыт бездән сугыш елларын тагын да ераккарак алып китсә дә, безне дошманнардан азат иткән сугышчыларның үлемсез батырлыгы һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк.

Чаллы шәһәре, Ләйсән Хәертдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев