Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күмәк көч яу кайтара!

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат бинасында «Герат» әфганчылар музее урнашуын бик күпләр беләдер.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат бинасында «Герат» әфганчылар музее урнашуын бик күпләр беләдер. Музей буларак кына хезмәт күрсәтмиләр монда, өлешчә мобилизациягә эләккән солдатларыбызга гуманитар ярдәмнәр дә оештыралар. Сугышка кирәк-яраклар җыялар, волонтёрлар маскировка челтәрләре үрәләр һәм кайнар сугыш нокталарына тупланган ярдәмне алып барып та җиткерәләр. Курыкмас, олы йөрәкле хезмәткәрләр эшли биредә.

Дәресләрдән соң без дә, 5нче А сыйныфы укучылары, кечкенә генә булса да үзебезнең ярдәмебезне тапшырырга дип музейга килдек. Безне колач җәеп, үзенең көр тавышы белән полковник Мокану Георгий Николаевич каршы алды. Бик эчтәлекле экскурсия үткәрде. Гаҗәпләнүдән укучыларның, бигрәк тә малайларның күзләре янды, эмоцияләр ташыды. Сугыш вакытында кулланылган снарядны кулыңда тотып кара син! Мотоцикллары гына да ни тора, ә сугыш кораллары чын бит, уенчык түгел. 2 сәгать буена дәвам иткән экскурсия бер укучыны да ардырмады, ә киресенчә яңадан килү теләге көчәйде генә. Рәхмәт бик зур музейның Ватанпәрвәр егетләренә!

Галимова Илфира Габдулхаковна, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев