Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көтүче язмалары

Иртәнге биштә уяттылар мине бүген. Көн саен 9-10 да торган кеше буларак, сәер булып китте.

Уянып та булмады. "Бу вакытта кем уята инде?" - дип  сорыйсы идем әбиемнән, исемә төште. КӨТҮ  чираты җиткән икән. Шулай итеп 4 көнлек эш башланып китте.

Үзебездә сыер юк безнең. Ә менә әтинең бертуган энесендә алар дүртәү. Көтүне шулар өчен көтәбез дә инде.

Алты тулырга егерме минутларда таяк, чыбыркылар тотып чыгып киттек без. Нәни абый (әтинең энесен шулай дип йөртәбез) улы Фәнзил белән авыл уртасыннан куып килә малны, ә мин һәм энем аларны авыл читендә  каршы алабыз. Шуннан соң дүртәү бергә көтү урынына юл тотабыз. Плотина өстеннән барабыз без, шуңа сыерлар су да эчәләр, печәнен дә ашыйлар юлда.

8нче яртыларда килеп җиттек. Хәзер бит җайлы - сыер һәм таналарны электропастух эченә кертәсең дә аларны карап кына торасың. Нәни абый кайтып та китте, без өчәү калдык. Фәнзил, энем һәм мин. Көтүче будкасына кереп ятыйм дигән идем, ә монда кунаклар... шөпшә кебек кортлар оя ясаган будка эченә. Обедка кадәр керә алмыйча, урамда яттык)

Уникеләр тирәсендә төшке аш алып килделәр, шуның белән бергә  теге "кунакларны" үтерә торган сиптергеч тә бар иде. Шөпшәләрне соңгы тапкыр карап калдык та, нәни абый аларны бетерүгә кереште.

Төшке аштан соң ниһаять будка эченә кереп, ял иттек. Шәһәрләр әйтеп уйнадык. Сыерларны кире өскә таба кудык, чөнки төшеп яткан иделәр инде.  Шулай вакыт уздырасың инде биредә. Телефон дигән әйбердә рәхәтләнеп утыра алмыйсың, будкада тотмый, ә кыздырып торган кояш астында озак торасың килмәс.

Сәгать кичке бишләрдә сыерларны җыярга керештек. Кайту юлына инде монысы. Алты тулгандарак янәдән нәни абый килде яныбызга. Ничә баш бар икән дип санап алдык, алайса алар качарга яраталар бит. 33 сыер. Берсе дә югалмаган, Аллага шөкер.

Кайтырга чыктык. Плотинада кеше күп. Кем балык тота, кем су коена. Ә без авылга кайтабыз. Хайваннарны хуҗаларына тапшырдык та өйгә кереп ашадык, ял иттек. Тегендә дә ял итәсез бит инде сез, диючеләргә җавабым шундый: әйе, без анда артык күп эшләмибез. Әмма иртәнге биштә торып көтүгә чыгу, сыерларны карап тору барыбер ардыра инде...

Алда  тагын 3 көтү көне көтә безне. Аларын бик тәфсилләп сөйләп тормыйм, чөнки күп өлеше беренче көн белән охшаш. Аңа да карамастан, яңалыклар бар. Мәсәлән, без балык тоттык, көнбагышлар басуына барып кайттык, футбол уйнадык. Сыерларны да карадык!!! Күңел ачып, ял итеп кенә йөрмәдек.

Көтүнең 12 сәгате шулай үтә дә китә ул. Әле генә иртәнге сигез кебек, инде кичке дүрт җитә. Кайвакыт нишләргә белмичә, күңелсезләнеп тә йөрисең. Ләкин бу дүрт көн күңелдә озакка сакланып калачак. Табигать белән шуның кадәр якынлашып, дуслашып беттек бит без шушы көтү көннәрендә.

Кайбер көннәрне "нигә бездә дә сыерлар юк икән? Шулай көтүгә чыгар идек, кызык бит монда" дип уйлап куйдым мин. Кем белә, бәлки киләсе елга үзебез өчен дә көтү көтәрбез әле.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча, Наласа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев