Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көтүче көндәлеге

«Көтү көтеп карамаган, аның тәмен һәм рәхәтен тоймаганнар өчен сезгә үземнең көтүче көндәлегемне тәкъдим итәм» дип яза Гөлназ Әхмәдиева.

Бу елгы җәй күп нәрсәгә башкача карарга өйрәтте әле. Моңарчы гел иң күңелле, иң кызыклы, иң рәхәт яллар кайдадыр шәһәрдә, лагерьларда, башка илләрдә кебек тоела иде. Ни эшлисең инде авылда: эш тә эш... Бәлки, үскәнмендер, бәлки, шәһәргә китәр вакыт җиткәнгә, авыл бик кадерле тоела башлагандыр... белмим инде! Кыскасы, авылның үз эстетикасы, бернигә охшамаган үзгә бер тәме барлыгын аңладым. Мисал өчен, җиләк җыю, бакчада су сибүләр, хәтта чүп утау белән тирләп-пешеп печән әйләндерүләр һәм... көтү көтү. Монысы тулы бер эстетика инде! Көтү көтеп карамаган, аның тәмен һәм рәхәтен тоймаганнар өчен сезгә үземнең көтүче көндәлегемне тәкъдим итәм. Кызык һәм аңлаешлырак булсын өчен, сәгать саен үз кичереш һәм халәтемне язып бардым. Рәхәтләнеп укы һәм... авылда яшәүчеләргә кызык!
06:00. 
Менә без әти белән көтүгә кузгалдык. Рәхәт. Юк, рәхәттән бигәрәк, матур. Авыл икенче. Иртән кешеләре дә, сыерлары да, мин үзем дә башка төрле. Ясалма түгел, табигый монда барысы да. Авылдашлар сөйләшә-сәйләшә сыерларын капка төбендә саклап, көтүчеләрне көтеп торалар. Без исә чыбыркы-таякларны тотып, чын көтүчеләрчә арттан барабыз. Әле авыл уяна гына, әле көн яңа башланып кына килә...
08:00. 
Көтү әкрен генә үз юнәлеше белән бара. Сыерлары да, рәхмәт төшкерләре, бик тәртипсез кыланмый, кирәкмәгән җирләргә кереп, артларыннан куарга сәбәп ясамый. Барысы да җай белән, әкрен генә, рәхәт кенә. Ә минем колакта наушниклар, рәхәтләнеп яраткан плейлистны ачып, яраткан җырларымны тыңлап барам. Көтү бер урында торганда, селфига төшәргә, табигатьнең матур мизгелләрен видеога төшерергә дә өлгерәм. Бернигә ашыгасы, кабаланасы юк. Эссе дә, салкын да түгел. Мин чыкканны белеп, табигать менә дигән көнне бүгенгә саклап куйган, әйтерсең.
10:00.
Букчамда үзебезнең бакчада үскән тәмле алмалар бар. Ай-яй тәмле икән көтүдә алар! Тамак ачып килә иде. Тиздән ашау китерер вакыт җитсә дә, көнбагыш чиртеп, әти чишмәдән алып биргән суны эчеп алдым. Аннан кояш та чыгып килә иде инде. Өстемдәге кофтаны салып муенга бәйләп куйдым.
11:00. 
Сеңлем ашау китерде. Моңарчы ашыйсы килгән иде, аппетит әллә ни белән бетте дә китте аны күргәч. Гаҗәпләндем үземә. Әни пешергән бәрәңге боламыгын, кәтлит, салатларны ашадым да, бераз компот йоткаладым. Барыбер монда ашау тәмлерәк инде. 
Төшлектә сыерлар ята башлады. Алар яткач, үзем дә тәмләп ашап алгач, бераз энергия туплап алырга буладыр дип уйладым. Сумкамны баш астына куеп, әзрәк йоклармын дигән идем. Йокларсың, Гөлназ, әлбәттә! Бу кадәр кояшның яратуын беләмәгәнмен дә, яратыпмы яратып кыздырды гына бит, ә! Чебеннәре дә бик яратты... Кыскасы, ятып торудан артмады бүген. Көтүдә йоклап булмый икән дигән нәтиҗәгә килдем.
13:00. 
Без кузгалдык. Ял итеп алганнан соң, торып китү җиңел түгел иде. Тик бүген безнең эшебез сыерларны көтү, китмичә булмый. Мин тагын наушникларны алып, яраткан җырларны тыңларга керештем. Чишмәдән тутырып алган су да бетеп килә, бу эсседә сусыз авыр булачак инде... Шулай да түзәрмен.
15:00. 
Кукуруз басуы янында сыерлар котыра башлады. Бигрәк яраталар икән кукурузны, керергә генә торалар! Шулай да, без аларга мондый «тәртипсезлек» эшләргә бирмибез. Яхшылап карап, саклап торабыз. Ардырды бераз, әлбәттә. Тик көтү көне гел түгел, армыйбыз, аның рәхәтен тоеп калырга кирәк.
16:00. 
Телефонда зарядка бетте! Музыка да тыңлап булмый, ашаулар да бетте, су шешәсе күптән буш. Кайтыр сәгатьләрне санап утыра башладым. Инде кояш ул кадәр үк кыздырмый, шуңа кофтамны киеп куйдым. Сыерларның да кайтасылары килә иде кебек. Белмим, ничек ачыклаганмындыр, күзләреннән шулай күренде. Күрәсезме, инде сыерларның күзләреннән уй-фикерләрен укый башладым!
17:00. 
Әкренләп кайтыр юлга кузгалдык. Сыерлар үзләре кайтадыр иде кебек. Әйтерсең, юлларны инде ятлап бетергәннәр! Минем башта мең төрле уйлар, мең төрле хисләр. Ә аяклар арыган. Тиздән мин өйдә булачакмын...
18:00. 
Аяктагы носкиларны салып, суга керергә туры килде. Икенче ярдан барган ул ике сыерга җен ачуларым чыкты, валлаһи! Ярар, моңарчы түзгәнне... Әнә, инде авылдашлар күренә! Көтүнең килгәнен үз сыерларын алып кайтырга дип көтәләр. Алар да бу юлы башка төрлерәк булып күренделәр миңа. Ни сөйлим, мин үзем дә бүген башка идем бит инде...

Авыл – ниндидер гади урын түгел. Ул тулы бер эстетика. Ул ваклыкларны күрә, аларга сөенергә өйрәтә торган урын. Кадерле урын. Менә нинди фикергә китерде мине быелгы җәй.
Гөлназ Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев