Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көзнең соңгы көннәре

Быелгы көз аеруча ямьле, чөнки салкын карлар яумады, туңдырмады.

Табигатьтә дүрт төрле ел фасылы бар. Алар һәрберсе төрле. Хәзер табигатьтә көз фасылы хакимлек итә.

Әйе, чыннан да, табигатьтә көз вакыты. Көзнең дә үз этаплары бар. Көз башында агачлар төрле-төрле төскә керә. Үләннәргә сары төс йөгерә. Җилләре дә, яңгырлары да салкыная. Кошлар җылы якка очарга әзерләнәләр. Җәйнең яме көз белән алышына.

Ә бүген исә көзнең соңгы көннәре. Шулай булса да көз матур. Быелгы көз аеруча ямьле, чөнки салкын карлар яумады, туңдырмады. Шулай да октябрь аеның ахырлары кар күрсәтеп алды. «Мондый җылы, кояшлы көз берничә елга бер генә була» - ди әнием дә. Агачлар коясы яфракларын койдылар. Җирдә әле сары, әле яшел төсләрдән чигелгән табигать келәме. Яуган яңгырлары да җиргә сеңеп бара. Чөнки җәй коры килде. Көз үзенең яңгырлары белән җирне туендыра. Җылы якка китүче кошлар күренми. Алар ерак юлда. Авылым янындагы буаның читләрен боз тотса да, аккошлар әле һаман да йөзә. Җылы яктан кайткандагы кебек алар парлы гына түгел, ә тулы гаилә булганнар. Җәй көнне соры булган аккош балаларының да йоннары агара башлаган. Төркем-төркем булып буада үзләренең хуҗа икәнлекләрен күрсәтәләр. Һәр төркемдә алтыдан да ким түгел. Аккошлар да киткәч, елгалар, күлләр, буалар буш калыр.

Яфраклар коелгач, кошлар киткәч, елга-күлләр туңгач, табигатькә ямь бирергә кыш килә. Шулай итеп, ел фасыллары алышына тора. Алар чиратлашып килә. Тиздән көзге табигать аклык астында калыр.

Яппарова Зәринә, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 5 класс укучысы 


Боз —карга карамый аккошлар буада йөзәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев